Results count: 10934000 (18841306), search took 0.001 sec.

Search results

  1. Ләкин юк, җәләлетдиновта уңайсызлануның әсәре дә юк, гүя тик бабакай бер эш эшләгәндәй текә утырып, тыныч кына баруын белә. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  2. җитмәсә әле, ул миңа яңадан колхозның сыерлары, сарыклары, дуңгызлары турында мактанып сөйли башлады … Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  3. Шуннан соң мин бу кешедән тәмам өметемне өздем. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  4. Нинди генә шәп председатель булмасын, колхозы нинди генә уңышларга ирешмәсен, мин инде аның турында һич нәрсә яза алмаячагымны аңладым, белдем. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  5. Картларга әйткән шул җансыз, тупас, казенный бер сүзе белән ул барысын да үтереп ташлады! Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  6. Каманың иркен тугайларында, ат корсагына җиткән үләнле юллардан йөрү дә, кибеп яткан печәннәрнең хуш исе дә, печәнчеләр янына туктап сөйләшүләр дә, җиңел тырмалары белән пакосларны селкә-селкә җыючы чуар кызларның матур җырларын ишетүе дә – берсе дә минем кәефне инде үзгәртә алмады. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  7. Йөреп кайткач, кичкырын мин район үзәгенә җәяүләп кенә кайтып та киттем. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  8. Бу көннәрдә Татарстанның рәсми һәм иҗтимагый затлардан торган вәкилчелеге Касыйм ханлыгына, хәзергечә әйтсәк, Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәренә барып кайтты. гөлназ шәйхетдин. Татарстан Касыйм шәһәренең 855 еллыгына КамАЗ машинасы бүләк итте // Source: http://www.azatliq.org/
  9. Анда Касыйм шәһәренең 855 еллыгы һәм Касыйм ханлыгына нигез салынуның 555 еллыгы бәйрәм ителде. гөлназ шәйхетдин. Татарстан Касыйм шәһәренең 855 еллыгына КамАЗ машинасы бүләк итте // Source: http://www.azatliq.org/
  10. Бәйрәм чарасында Татарстан вәкилчелеге зур булмаса да, шактый зур роль уйнаган. гөлназ шәйхетдин. Татарстан Касыйм шәһәренең 855 еллыгына КамАЗ машинасы бүләк итте // Source: http://www.azatliq.org/